Спиртлар

Иж гади спирт — метанол моделе

Спиртлар (лат. spiritus — ис) — водороды гидроксил группасына (OH) алмаштырылган органик кушылмалар.

Туендырылган (алкогольләр), туендырылмаган (феноллар), күмер тудыргыч атомнарының ароматик боҗрасындагы (феноллар) молекулаларында 1 яки берничә гидроксил (OH) төркемле углеводород чыгарылмалары була. Күмер тудыргыч һәм водородка бай матдә буларак, спиртлар кабызгач җылылык чыгарып яналар.

Спиртлар өчен ИЮПАК номенклатурасы буенча (метанол, этанол һ.б.), тривиаль (метил спирты — агач, этиллы шәраб һ.б.) һәм рациональ (карбинолның гомологик рәт чыгарылмалары) атамалар кулланыла. Спиртлар дип шулай ук традиция буенча кайсыбер даруларны (бор, салицил, кәмфәрә спиртлары – алары бор, салицил кислоталарының, кәмфәрәнең этиллы спиртлар эретмәләре; нишатыр спиртлар — аммиакның судагы эретмәсе) атыйлар. Үсемлекләрдә табигый спиртлар очрый. ОН төркемнәр саны буенча бер (алкогольләр, беренчел, икенчел, өченчел булуы мөмкин), ике (гликольләр), өч (глицерин), күп атомлы; углеводород радикалының төре буенча — алифатик (этил спирты), алициклик (циклогексанол), май ароматик (бензил спирты), гетероциклик спиртлар аералар. Спиртлар — сыекчалар яки каты матдәләр, күп органик эреткечләрдә яхшы эри. Бер атомлы (C1—C3), гликольләр (C7 кадәр), глицерин су белән чиксез катнаша; югары спиртлар суда эреми. Су, кайсыбер органик берләшмәләр белән азеотроп кушылмалар, селтеле металлар белән — алкоголятлар, аммиак белән — аминнар, көчле минераль кислоталар белән — ул кислоталарның эфирлары яки гади эфирлар, карбон кислоталары белән катлаулы эфирлар барлыкка китерә. Беренчел спиртлар йомшак шартларда альдегидларга, карбон кислоталарына, икенчелләре — кетоннарга окислана, өченчелләре — окислануга тотрыклы. спиртлар эфирлар яки олефиннар барлыкка китереп дегидратлауга чагыштырмача җиңел дучар ителә, углеводородларга әйләнеп кайтарылалар. Алифатик спиртлар (С1—С3) характерлы алкоголь исле, (С3—С5) — татлы тынчу, арилалифатик спиртлар — җиләк-җимеш исенә ия; югары алифатик иссез спиртлар, түбән алифатик спиртлар — җиңелчә наркотик йогынты ясый. Олефиннарны катализаторлар булганда гидратациялап, карбониллы берләшмәләрне кайтарып, алкилгалогенидларны, катлаулы эфирларны гидролизлап, күмер тудыргыч окисен гидридлап алалар; этил һәм башка кайсыбер спиртлар табигый шикәрләрне фементатив әчетү юлы белән алалар. Эреткечләр, органик кушылмалар синтезлауда ярым продуктлар, мотор ягулыгы итеп, синтетик буяулар, синтетик сүсләр, пластмассалар, лак-буяу материаллары, синтетик юу чаралары, пластификаторлар, мономерлар җитештерүдә, азык-төлек сәнәгатендә кулланалар. Идел-Урал төбәгендә азык-төлек чималыннан этил спиртлар җитештерү XVIII гасыр урталарында шәраб куу заводларында башлана.

Искәрмәләр

Other Languages
Afrikaans: Alkohol
Alemannisch: Alkohole
aragonés: Alcohol
العربية: كحول
অসমীয়া: এলক'হল
asturianu: Alcohol
azərbaycanca: Spirtlər
تۆرکجه: الکول
башҡортса: Спирт
žemaitėška: Alkuoguolis
беларуская: Спірты
беларуская (тарашкевіца)‎: Сьпірт
български: Алкохол
brezhoneg: Alkool
bosanski: Alkohol
català: Alcohol
کوردی: ئەلکھول
čeština: Alkoholy
Cymraeg: Alcohol
Deutsch: Alkohole
Ελληνικά: Αλκοόλες
English: Alcohol
Esperanto: Alkoholo
español: Alcohol
eesti: Alkoholid
euskara: Alkohol
فارسی: الکل
suomi: Alkoholit
føroyskt: Alkohol
français: Alcool (chimie)
Nordfriisk: Alkohol
Gaeilge: Alcóil
Gàidhlig: Alcol
galego: Alcohol
ગુજરાતી: આલ્કોહોલ
Gaelg: Alcoal
עברית: כוהל
हिन्दी: अल्कोहल
Fiji Hindi: Alcohol
hrvatski: Alkoholi
Kreyòl ayisyen: Alkòl
magyar: Alkoholok
հայերեն: Սպիրտ
interlingua: Alcohol
Bahasa Indonesia: Alkohol
Ilokano: Alkohol
íslenska: Alkóhól
italiano: Alcoli
日本語: アルコール
Patois: Alkoal
Basa Jawa: Alkohol
ქართული: სპირტი
Kabɩyɛ: Alɩkɔɔlɩ
қазақша: Алкогольдер
한국어: 알코올
Ripoarisch: Alkohol
kurdî: Alkol
Кыргызча: Спирт
Latina: Alcohol
Ladino: Alkól
Lëtzebuergesch: Alkoholen
Limburgs: Alcohol
Ligure: Alcooli
lumbaart: Alcol
lingála: Lotoko
lietuvių: Alkoholis
latviešu: Spirti
македонски: Алкохол
Bahasa Melayu: Alkohol
မြန်မာဘာသာ: အယ်လ်ကိုဟော
Plattdüütsch: Alkohol
नेपाली: अल्कोहल
norsk nynorsk: Alkohol
norsk: Alkoholer
occitan: Alcòl
ਪੰਜਾਬੀ: ਅਲਕੋਹਲ
polski: Alkohole
پنجابی: الکحل
português: Álcool
Runa Simi: Alkul
română: Alcool
armãneashti: Alcoolu
русский: Спирты
русиньскый: Алкоголы
sicilianu: Alcool
Scots: Alcohol
srpskohrvatski / српскохрватски: Alkoholi
Simple English: Alcohol
slovenščina: Alkohol
shqip: Alkooli
српски / srpski: Алкохол
Basa Sunda: Alkohol
svenska: Alkoholer
Kiswahili: Alkoholi
தமிழ்: மதுசாரம்
తెలుగు: ఆల్కహాలు
Tagalog: Alkohol
Türkçe: Alkol
українська: Спирти
اردو: الکحل
oʻzbekcha/ўзбекча: Spirtlar
Tiếng Việt: Ancol
West-Vlams: Alcool
Winaray: Arkohol
吴语:
ייִדיש: אלקאהאל
Yorùbá: Ọtí
中文:
文言:
Bân-lâm-gú: Alcohol
粵語: 酒精