Радио

Радиоалгыч

Ра́дио (лат. radiusнур, radio — нур чәчәм) — чыбыксыз элемтә төре. Сигналны ташучы ролен радиодулкыннар башкара.

Шартлы рәвештә дулкыннарны озын, урта, кыска һәм ультракыскаларга бүләләр.

1895 елның 7 маенда елда физик Александр Попов беренче тапкыр радиоэлемтә сеансын уздыра. Шул уңайдан 1945 елдан башлап ССРБда, хәзер исә Русиядә, 7 май Радио көне буларак билгеләнә.

Радио ярдәмендә кешеләр меңнәрчә километр арадан бер-берсен бер бүлмәдәге кебек яхшы ишетәләр. Тавыш шундый ерак араларга махсус аппаратлар — радиотапшыргыч һәм радиоалгычлар ярдәмендә җибәрелә.Радиотапшыргычта сүзләр, музыка — кыскасы, теләсә нинди тавыш махсус дулкыннарга — радиодулкыннарга әверелә. Радиотапшыргычның антеннасы радиодулкыннарны һәр тарафка тарата. Бу дулкыннар атмосферада да, һавасыз космоста да яктылык тизлеге белән бер үк дәрәҗәдә яхшы таралалар, агач, пыяла, таш аркылы үтеп керәләр. Үзара кисешкән очракта да радиодулкыннар бер-берсе белән кушылмый. Радиоалгыч антенна ярдәмендә радиодулкыннарны тотып ала, аларны көчәйтә һәм яңадан сүзләргә, музыкага һәм башка авазларга әверелдерә.

Радиога үткәргеч чыбыклар кирәкми, аны тыңлаучыларның саны, чиксез, аның өчен ерак аралар да берни түгел. Шуңа күрә радио ин массовый мәгълүмат һәм пропаганда чараларының берсенә әверелде.

Радиодулкыннар, яктылык һәм тавыш кебек үк, каршылыкка очраганда өлешчә кире кайтарылалар. Кире кайтарылган дулкыннар буенча алда нинди каршылык булуын, аның күләмен белергә мөмкин. Радиолокация — предметларны радиодулкыннар ярдәмендә ерак аралардан торып эзләп табу — шуңа нигезләнгән. Радиолокатор төнлә, томан вакытында, ерак ара¬лар аша телевизион «күз» күрә алмаганны да «күрә».

Other Languages
Afrikaans: Radio
Alemannisch: Hörfunk
አማርኛ: ራዲዮ
Ænglisc: Ūtƿeorp
العربية: البث الإذاعي
ܐܪܡܝܐ: ܦܪܣ ܩܠܐ
azərbaycanca: Radio
башҡортса: Радио
Boarisch: Radio
žemaitėška: Radėjs
беларуская: Радыё
беларуская (тарашкевіца)‎: Радыё
български: Радио
বাংলা: বেতার
brezhoneg: Skingomz
bosanski: Radio
català: Ràdio
کوردی: ڕادیۆ
Nēhiyawēwin / ᓀᐦᐃᔭᐍᐏᐣ: Wikipedia:Archives/ᑳᔭᒦᒪᑲᐦᒡ
čeština: Rozhlas
kaszëbsczi: Radio
Чӑвашла: Радио
Cymraeg: Radio
dansk: Radio
Deutsch: Hörfunk
Ελληνικά: Ραδιόφωνο
emiliàn e rumagnòl: Râdio
Esperanto: Radiofonio
eesti: Raadio
suomi: Radio
Võro: Raadio
føroyskt: Útvarp
français: Radiodiffusion
Frysk: Radio
Gaeilge: Raidió
Gàidhlig: Rèidio
Avañe'ẽ: Ñe'ẽasãi
Gaelg: Radio
客家語/Hak-kâ-ngî: La-chi-yok
עברית: רדיו
हिन्दी: रेडियो
hrvatski: Radio
magyar: Rádiózás
հայերեն: Ռադիո
interlingua: Radiodiffusion
Bahasa Indonesia: Radio
Interlingue: Radio
Ilokano: Radio
Ido: Radio
íslenska: Útvarp
日本語: ラジオ
Basa Jawa: Radhio
ქართული: რადიო
Qaraqalpaqsha: Radio
қазақша: Радио
ភាសាខ្មែរ: វិទ្យុ
ಕನ್ನಡ: ರೇಡಿಯೋ
한국어: 라디오
kurdî: Radyo
Кыргызча: Радио уктуруу
Latina: Radiophonia
Ladino: Radio
Limburgs: Radio
lumbaart: Radio
lietuvių: Radijas
latviešu: Radio
Malagasy: Onjam-peo
Baso Minangkabau: Radio
македонски: Радио
മലയാളം: റേഡിയോ
монгол: Радио
मराठी: रेडियो
Bahasa Melayu: Penyiaran radio
नेपाली: रेडियो
नेपाल भाषा: रेदियो
Nederlands: Radio
norsk nynorsk: Radio
norsk: Radio
occitan: Ràdio
ਪੰਜਾਬੀ: ਰੇਡੀਓ
Pangasinan: Radio
Deitsch: Reedio
پنجابی: ریڈیو
پښتو: راډيو
Runa Simi: Ankichiy
română: Radio
tarandíne: Radio
русский: Радио
русиньскый: Радіо
संस्कृतम्: रेडियो
саха тыла: Араадьыйа
Scots: Radio
srpskohrvatski / српскохрватски: Radio
Simple English: Radio
slovenčina: Rozhlas (zvuk)
slovenščina: Radio
Gagana Samoa: Letiō
shqip: Radio
српски / srpski: Радио
Seeltersk: Radio
Basa Sunda: Radio
svenska: Radio
Kiswahili: Redio
ತುಳು: ರೇಡಿಯೋ
తెలుగు: రేడియో
тоҷикӣ: Радио
Türkçe: Radyo
українська: Радіо
oʻzbekcha/ўзбекча: Radio
vèneto: Radio
vepsän kel’: Radio
Tiếng Việt: Radio
Winaray: Radyo
吴语: 电台广播
хальмг: Радио
isiXhosa: Unomathotholo
ייִדיש: ראדיא
中文: 電台廣播
Bân-lâm-gú: La-jí-oh hòng-sàng