Колумбия
English: Colombia

  • Колумбия
    flag of colombia.svg
    Байрак
    coat of arms of colombia.svg
    Илтамга
    Шигарь freedom and order edit this on wikidata
    Башкала Богота
    Халык саны 49 065 615 (2017) edit this on wikidata
    Нигезләнгән 1810 edit this on wikidata
    Сәгать кушагы utc−05:00
    Рәсми тел испан теле
    География
    Мәйдан 1,141,748 квадрат километр
    Координатлар 4°n 74°w edit this on wikidata
    Сәясәт
    Дәүләт башлыгы Иван Дуке Маркес
    Хөкүмәт башлыгы
    Икътисад
    ТЭП 309 191 миллион АКШ дуллыры (2017) edit this on wikidata
    Акча берәмлеге Колумбия песосы
    Инфеләсә 5.7% (2016)
    Эшсезлек дәрәҗәсе 9.4% (2014)[1]
    Туу күрсәткече 1.897 (2014)[2]
    КПҮИ 0.747 (2017)[3]
    Яшәү озынлыгы 74.381 ел (2016)[4]
    Пинсә яше 57 яшь
    Башка мәгълүмат
    Ярдәм телефоннары
  • 123
  • Электр аергычы төре nema 1-15,[5] nema 5-15[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 110 вольт[5]
    Телефон коды +57
    iso 3166-1 коды co
    ХОК коды col
    Интернет домены .co


    Колу́мбия (исп. colombia), рәсми атама Колу́мбия Җөмһүрияте́ (исп. república de colombia) – Көньяк Американың төньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Башкала – Богота шәһәре. Бразилия һәм Венесуэла белән көнчыгышта, Эквадор һәм Перу белән көньякта, Панама белән көнбатышта чиктәш.

  • Танылган шәхесләр

Колумбия
Flag of Colombia.svg
Байрак
Coat of arms of Colombia.svg
Илтамга
Шигарь Freedom and Order Edit this on Wikidata
Башкала Богота
Халык саны 49 065 615 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1810 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−05:00
Рәсми тел испан теле
География
Мәйдан 1,141,748 квадрат километр
Координатлар 4°N 74°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Иван Дуке Маркес
Хөкүмәт башлыгы
Икътисад
ТЭП 309 191 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Колумбия песосы
Инфеләсә 5.7% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 9.4% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.897 (2014)[2]
КПҮИ 0.747 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 74.381 ел (2016)[4]
Пинсә яше 57 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 123
  • Электр аергычы төре NEMA 1-15,[5] NEMA 5-15[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 110 вольт[5]
    Телефон коды +57
    ISO 3166-1 коды CO
    ХОК коды COL
    Интернет домены .co


    Колу́мбия (исп. Colombia), рәсми атама Колу́мбия Җөмһүрияте́ (исп. República de Colombia) – Көньяк Американың төньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Башкала – Богота шәһәре. Бразилия һәм Венесуэла белән көнчыгышта, Эквадор һәм Перу белән көньякта, Панама белән көнбатышта чиктәш.

    Гомуми мәгълүмат

    Мәйданы

    Колумбия территориясе 1 141 748 кв. км били.

    Төп шәһәрләр, административ бүленеш

    Колумбиянең башкаласы - Богота. Иң эре шәһәрләр: Богота (5 100 мең кеше), Медельин (1 800 мең кеше), Кали (1 750 мең кеше), Барранкилья (1 150 мең кеше), Картахена (800 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 32 департамент һәм башкала округы.

    Дәүләт төзелеше

    Колумбия - җөмһүрият. Дәүләт һәм хөкүмәт башы - президент. Канун бирүче хакимият Конгресска карый (сенат һәм вәкилләр палатасы).

    Табигате

    Рельеф

    Илнең көнбатыш провинцияләре буйлап төньяктан көньякка өч тау чылбыры итеп сузылган Андлар территориянең 45%-ын алып тора. Колумбия территориясенең 50%-ын, аның көнчыгыш өлешен - түбәнлек алып тора. Территориянең калган өлеше - биек таулы яр буе. Бу дөньяда иң биек диңгез яр буе: С. Боливар пигы 5775 м га җитә, К.Колон пигы - 5770 м га.

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар

    Илнең җир эчләрендә нефть запаслары, табигый газ, тимер рудасы, күмер, никел, бакыр, алтын, зөбәрҗәтләр бар.

    Климат

    Бөтен Колумбия экватор зонасында ята. Шуның белән бергә бу ил өчен климатик шартларның төрлелеге хас: тауларда мәңге карлар районнары бар, тигезлектә ел буе эссе һава торышы була. Экваториаль Колумбиядә ике ел фасылы бар: коры һәм дымлы. Шул ук вакытта Андларда календарь елы дәвамында ике коры һәм ике дымлы период була, ә тигезлектә декабрьдан мартка кадәр яңгырлар була, ә калган вакытта коры һава торышы була. Амазонка бассейны өчен ел буе яңгырлы һава торышы хас. Колумбиянең башкаласы Богота биеклектә ята (якынча 2600 м). Богота районында уртача еллык температуралар +14°С тан да артык түгел. Богота өчен температураның әһәмияткә ия булган зурлыгы белән үзгәрүе хас.

    Эчке сулар

    Эреләр: Магдалена, Гуавьяре, Мета.

    Хайваннар дөньясы

    Колумбия фаунасы өчен ягуар, маймыллар, тапир, кырмыскаашар, ленивец, пума, броненосец, игуана кәлтәләр, крокодил, күп кошлар һәм еланнар хас.

    Халкы һәм теле

    Колумбиядә 33 млн кеше яши. Ил территориясе буенча халык шактый тигезсез урнашкан. Күпчелек өлеше, якынча 90%, Андларда һәм яр буенда концентрацияләнгән. Хәзерге Колумбия департаментлары Кундинамарка һәм Буайакада испаннар килгәнче чибча тел төркеме индеецлары яшәгән, алар Эльдорадо бай иле турында риваять өчен ат казанган Муиска мәдәнияте вәкилләре. Хәзерге заманда Колумбия халкының төп өлеше - кушылган раса кешеләре: метислар (50%), мулатлар (20%), самбо (5%). "Чиста" европалылар өлешенә (күбесенчә Испаниядән чыккан) 20% туры килә, негрлар - якынча 5% һәм җирле индеец халкына - 1 дән 1,5% ка кадәр. Колумбиянең дәүләт теле - испан теле. Кайбер кабиләләр индеецлары арасында билингвизм күренеше бар. Инглиз теле Изге Әндри утравы халкы арасында хөкем сөрә.

    Дин

    Колумбиялеләрнең күпчелеге Рим-Католик Чиркәвенә карый. Протестант төркемнәре күп түгел. Башка дөньядан изоляциядә яшәгән индеец кабиләләре мәҗүси йолаларын үти.

    Кыскача тарихи тасвирлама

    Инк һәм ацтек цивилизацияләреннән аермалы буларак Колумбия индеецлары компактрак яшәгән. Колумбия индеецлары алтын, көмеш эшкәртүдә уңышларга ирешкәннәр, чүлмәкчелек эшен камил белгән. Сан-Августин янында культ корылмалар үзләренең масштаблары белән һәм ясаучылар сәнгате белән сокландыра. Көньяк Американың төньяк-көнчыгыш өлешен испаннар тарафыннан яулап алу 1525 елда башланган, ул вакытта Родриго Бастидас Атлантик Океан яр буенда Санта-Марта шәһәрен нигезләгән. Яр буенда ныгып, испаннар көнбатышка, континент эченә хәрәкәтләнә башлаган һәм 1533 елда Санта-Марта губернаторы Педро де Эрредиа компаньоннар белән Картахена крепостена нигез сала. 1538 елда Санта-Мартадан Магдалена елгасы агымы буенча өскә 500 кешеле испаннар төркеме хәрәкәт итә башлый, аның башы Гонсало Хименес де Касада була. Соңрак Богота дип аталган плато районында испаннар җир эшкәртүче чибча индеецларын очраткан һәм аларны буйсындыра алган. Шул ук вакытта Колумбия территориясен тагын ике төркем конкистадор тикшергән: Магдалена елгасының өске өлешләрендә - Кито губернаторы Себастьян де Белалькасар командлавы астында һәм Венесуэладан хәрәкәт итүче Вельзер банкир йортына хезмәт итүче немец ялланган кешесе Николас Фридман төркеме. 1539 елның апреленда яңа ачылган җирләрдә бер генә төркем калырга тиеш икәне ачык күренә башлады, сөйләшүләр уздырылган. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә чибча индеецлары хакиме булып Х. де Каскада билгеләнгән һәм бу җирләр Яңа Гранада исемен ала. Баката индеец крепосте урынында киләчәк Колумбиянең башкаласы - Санта-Фе-де-Богота шәһәре нигезләнә. Аннаң соңрак дистәләр елларда Яңа Гранадага гуахиро, бонда, тайрон, мотилон, ре һ.б. индеец кабиләләрнең җирләре кушылган. Бай индеец гыйбадәтханәләрен һәм сарайларын талаган конкистадорлар алмашына колонизаторлар килгән. Магдалена, Каука елгалары һәм аларның кушылдыклары үзәннәренда алтын, башка затлы металлар һәм ташлар табу урыннары табылган. Рудниклар, приискалар һәм шахталар янында вакыт белән шәһәрләргә әйләнгән торак пунктлары пәйда булган - Попаян, Калото, Кали, Картаго, Арма, Санта-Ана һәм башкалар. XVII-XVIII гасырлар дәвамында Колумбиянең төп байлыгы алтын табу кискен үскән. 1778-1780 елларда Попаян приискаларыннан гына король казнасы 83 кг затлы металл алган. Иң бай алтын приискалары Чокуда булган. 1748 елдан Чоко һәм Барбакоса приискаларында платина чыгара башлаганнар. Марикита, Памплона, Супиа рудникларында көмеш чыгару үсә. Сус һәм Тиманда приискалар король казнасын зөбәрҗәтләр белән тулыландырган. Моникира, Велес районында сәнәгать металлары - бакыр, тимер, терекөмеш чыгару башланган. 1777 елда Яңа Гранада составыннан Венесуэла аерылып чыккан. Бу реформалар вакыты булган, аннан соң сугышлар чоры булган - башта инглизләр белән, аннан соң Испания белән, һәм 1819 елда бәйсез Колумбия Җөмһүрияте игълан итү белән тәмамланган. Колумбия составына Венесуэла һәм Яңа Гранада кергән. Җөмһүрият территориясе өч департаментка бүленгән: Венесуэла, Кито һәм Кундинамарка (элеккеге Яңа Гранада), башкалалары Каракас, Кито һәм Боготада булган. Җөмһүриятнең беренче президенты булып Симон Боливар билгеләнгән. 1899 елда "мең көн" дип аталучы сугыш башланган, аның барышында 100 мең кеше һәлак була. XX гасыр башында Колумбиядән элек аның провинциясе булган Панама аерылып чыга. Бу беренче чиратта Панама Каналы төзү белән бәйле булган, аны контрольдә АКШ тоткан. XX гасырның бөтен беренче яртысы күпсанлы эчке сәяси конфликтлар, партизан сугышлары, мафия белән көрәш белән билгеләнгән. 1991 елның июленда Колумбиянең яңа конституциясе гамәлгә керә, ул дәүләттә президент хаким итү типын раслый. Төп канун бирүче орган булып ике палаталы парламент тора.

    Кыскача икътисади тасвирлама

    Колумбия - аграр-индустриаль ил. Товар авыл хуҗалыгы культуралары: кофе, бананнар, мамык, какау, шикәр камышы; кулланучы культуралар: бәрәңге, дөге, мәккәй. Экстенсив ит хайванчылыгы: эре мөгезле мал-туар, дуңгызчылык, сарыкчылык. Балыкчылык. Нефть һәм табигый газ, ташкүмер, алтын, көмеш, платина, зөбәрҗәт чыгару. Азык-төлек, текстиль, химик һәм нефтехимик сәнәгать, машиналар төзү. Экспорт: авыл хуҗалыгы культуралары, химик товарлар, чәчәкләр, кара металлургия продукциясе, нефть продуктлары, зөбәрҗәтләр. Акча берәмлеге - Колумбия песосы.

    Кыскача мәдәният тасвирламасы

    Сәнгать һәм архитектура. Богота. Конгресс бинасы (классик грек стиленда төзелгән); Гадел Хөкем Сарае; Археологик Музей (испан чорына кадәрге чүлмәк эшләнмәләре бай тупланмасы); Сәнгатьләр һәм халык йолалары музее; Алтын музее (Колумбка кадәр Американың индеецларының 30 меңнән артык сәнгать эшләнмәләре, экспонатлары); Шәһәр үсеше музее; Колониаль период сәнгате Музее; Дини сәнгать Музее; Дәүләт Музее; Хәзерге Заман Сәнгате Музее; Боливар Музее; күп католик чиркәүләр һәм монастырьлар, ботаник бакча. Әдәбият. Г. Гарсия Маркес (1928 елда туган) - язучы, Нобель премиясе лауреаты, тарихы Латин Америкасы һәм кешелек үсешенең метафорасы булган, фантасмагорик дөнья тасвирлаучы "Йөз ел ялгызлык" роман-эпопеясе авторы.

    Other Languages
    Аҧсшәа: Колумбиа
    Acèh: Kolombia
    адыгабзэ: Коломбие
    Afrikaans: Colombia
    Akan: Colombia
    Alemannisch: Kolumbien
    አማርኛ: ኮሎምቢያ
    aragonés: Colombia
    Ænglisc: Colombia
    العربية: كولومبيا
    ܐܪܡܝܐ: ܩܘܠܘܡܒܝܐ
    asturianu: Colombia
    Aymar aru: Kuluwya
    azərbaycanca: Kolumbiya
    تۆرکجه: کولومبیا
    башҡортса: Колумбия
    Bali: Kolombia
    Boarisch: Kolumbien
    žemaitėška: Kuolombėjė
    Bikol Central: Kolombya
    беларуская: Калумбія
    беларуская (тарашкевіца)‎: Калюмбія
    български: Колумбия
    भोजपुरी: कोलंबिया
    Bislama: Colombia
    Banjar: Kolombia
    বিষ্ণুপ্রিয়া মণিপুরী: কলম্বিয়া
    brezhoneg: Kolombia
    bosanski: Kolumbija
    буряад: Колумби
    català: Colòmbia
    Chavacano de Zamboanga: Colombia
    Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄: Colombia
    нохчийн: Колумби
    Cebuano: Colombia
    Chamoru: Colombia
    کوردی: کۆلۆمبیا
    corsu: Colombia
    qırımtatarca: Kolombiya
    čeština: Kolumbie
    Чӑвашла: Колумби
    Cymraeg: Colombia
    dansk: Colombia
    Deutsch: Kolumbien
    Thuɔŋjäŋ: Colombia
    Zazaki: Kolombiya
    dolnoserbski: Kolumbiska
    डोटेली: कोलम्बिया
    ދިވެހިބަސް: ކޮލަންބިއާ
    eʋegbe: Colombia
    Ελληνικά: Κολομβία
    emiliàn e rumagnòl: Colombia
    English: Colombia
    Esperanto: Kolombio
    español: Colombia
    eesti: Colombia
    euskara: Kolonbia
    estremeñu: Colómbia
    فارسی: کلمبیا
    suomi: Kolumbia
    Võro: Colombia
    Na Vosa Vakaviti: Colombia
    føroyskt: Kolumbia
    français: Colombie
    arpetan: Colombie
    Nordfriisk: Kolumbien
    furlan: Colombie
    Frysk: Kolombia
    Gaeilge: An Cholóim
    Gagauz: Kolumbiya
    贛語: 哥倫比亞
    kriyòl gwiyannen: Lakolonbi
    Gàidhlig: Coloimbia
    galego: Colombia
    Avañe'ẽ: Kolómbia
    गोंयची कोंकणी / Gõychi Konknni: कोलंबिया
    𐌲𐌿𐍄𐌹𐍃𐌺: 𐌺𐌰𐌿𐌻𐌿𐌼𐌱𐌾𐌰
    ગુજરાતી: કોલમ્બિયા
    Hausa: Kolombiya
    客家語/Hak-kâ-ngî: Colombia
    Hawaiʻi: Kolomupia
    עברית: קולומביה
    हिन्दी: कोलम्बिया
    Fiji Hindi: Colombia
    hrvatski: Kolumbija
    hornjoserbsce: Kolumbiska
    Kreyòl ayisyen: Kolonbi
    magyar: Kolumbia
    հայերեն: Կոլումբիա
    interlingua: Colombia
    Bahasa Indonesia: Kolombia
    Interlingue: Columbia
    Igbo: Colombia
    Ilokano: Colombia
    íslenska: Kólumbía
    italiano: Colombia
    日本語: コロンビア
    Patois: Kolombia
    la .lojban.: kolombias
    Jawa: Kolombia
    ქართული: კოლუმბია
    Qaraqalpaqsha: Kolumbiya
    Taqbaylit: Kulumbya
    Kabɩyɛ: Kolombi
    Kongo: Kolombia
    Gĩkũyũ: Colombia
    қазақша: Колумбия
    kalaallisut: Colombia
    ភាសាខ្មែរ: កូឡុំប៊ី
    ಕನ್ನಡ: ಕೊಲೊಂಬಿಯ
    한국어: 콜롬비아
    kurdî: Kolombiya
    kernowek: Kolombi
    Кыргызча: Колумбия
    Latina: Columbia
    Ladino: Kolombia
    Lëtzebuergesch: Kolumbien
    лакку: Колумбия
    лезги: Колумбия
    Lingua Franca Nova: Colombia
    Limburgs: Colombia
    Ligure: Colombia
    lumbaart: Culumbia
    lingála: Kolombi
    لۊری شومالی: کولومبیا
    lietuvių: Kolumbija
    latgaļu: Kolumbeja
    latviešu: Kolumbija
    Basa Banyumasan: Kolombia
    Malagasy: Kolombia
    олык марий: Колумбий
    Māori: Koromōpia
    Minangkabau: Kolombia
    македонски: Колумбија
    മലയാളം: കൊളംബിയ
    монгол: Колумби
    मराठी: कोलंबिया
    кырык мары: Колумби
    Bahasa Melayu: Colombia
    Malti: Kolombja
    Mirandés: Colómbia
    မြန်မာဘာသာ: ကိုလံဘီယာနိုင်ငံ
    эрзянь: Колумбия
    مازِرونی: کلمبیا
    Dorerin Naoero: Korombiya
    Nāhuatl: Colombia
    Napulitano: Colombia
    Plattdüütsch: Kolumbien
    नेपाली: कोलम्बिया
    नेपाल भाषा: कोलोम्बिया
    Nederlands: Colombia
    norsk nynorsk: Colombia
    norsk: Colombia
    Novial: Kolombia
    Nouormand: Coloumbie
    Sesotho sa Leboa: Kolombia
    occitan: Colómbia
    Livvinkarjala: Kolumbii
    Oromoo: Kolombiyaa
    ଓଡ଼ିଆ: କଲମ୍ବିଆ
    Ирон: Колумби
    ਪੰਜਾਬੀ: ਕੋਲੰਬੀਆ
    Pangasinan: Colombia
    Kapampangan: Colombia
    Papiamentu: Colombia
    Picard: Colombie
    Deitsch: Kolumbien
    Norfuk / Pitkern: Kolombiya
    polski: Kolumbia
    Piemontèis: Colombia
    پنجابی: کولمبیا
    português: Colômbia
    Runa Simi: Kulumbya
    rumantsch: Columbia
    romani čhib: Kolombiya
    Kirundi: Colombia
    română: Columbia
    русский: Колумбия
    русиньскый: Колумбия
    Kinyarwanda: Kolombiya
    संस्कृतम्: कोलोम्बिया
    саха тыла: Колумбия
    sardu: Colòmbia
    sicilianu: Colombia
    Scots: Colombie
    سنڌي: ڪولمبيا
    davvisámegiella: Colombia
    srpskohrvatski / српскохрватски: Kolumbija
    Simple English: Colombia
    slovenčina: Kolumbia
    slovenščina: Kolumbija
    Gagana Samoa: Kolomupia
    chiShona: Colombia
    Soomaaliga: Kolombiya
    shqip: Kolumbia
    српски / srpski: Колумбија
    Sranantongo: Kolombikondre
    Seeltersk: Kolumbien
    Sunda: Kolombia
    svenska: Colombia
    Kiswahili: Kolombia
    ślůnski: Kolůmbijo
    Sakizaya: Columbia
    తెలుగు: కొలంబియా
    tetun: Kolómbia
    тоҷикӣ: Кулумбия
    ትግርኛ: ኮሎምቢያ
    Türkmençe: Kolumbiýa
    Tagalog: Colombia
    Setswana: Colombia
    lea faka-Tonga: Kolomipia
    Tok Pisin: Kolambia
    Türkçe: Kolombiya
    Xitsonga: Colombia
    reo tahiti: Colombia
    тыва дыл: Колумбия
    удмурт: Колумбия
    ئۇيغۇرچە / Uyghurche: كولومبىيە
    українська: Колумбія
    اردو: کولمبیا
    oʻzbekcha/ўзбекча: Kolumbiya
    vèneto: Cołonbia
    vepsän kel’: Kolumbii
    Tiếng Việt: Colombia
    West-Vlams: Colombia
    Volapük: Kolumbän
    walon: Colombeye
    Winaray: Colombia
    Wolof: Koloombi
    吴语: 哥伦比亚
    isiXhosa: IsiColombia
    მარგალური: კოლუმბია
    ייִדיש: קאלאמביע
    Yorùbá: Kòlómbìà
    Vahcuengh: Colombia
    Zeêuws: Colombia
    中文: 哥伦比亚
    文言: 哥倫比亞
    Bân-lâm-gú: Colombia
    粵語: 哥倫比亞
    isiZulu: IKolombiya