Кесә шәхси санагы яки Кесә персональ компьютеры (КПК, ингл. Personal Digital Assistant, PDA — «шәхси санау секретаре») — киң функциональ мөмкинлекле йөртергә уңайлы хисаплау җайланмасы.
Иң элек КПК электрон органайзер буларак кына кулланыла, әмма бүгенге көндә КПК телефон, навигатор һәм медиаплеер функцияләрен үти ала. Шуның өстенә, хәзерге КПК аша Интернетка да чыгып була.