Бөтендөнья мирасы

ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты туграсы

ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы ( инг. World Heritage, фр. Patrimoine Mondial, исп. Patrimonio de la humanidad, алман. Weltkulturerbe) — табигый яки кеше тарафыннан булдырылган һәм, ЮНЕСКО фикеренчә, үзенчәлекле мәдәни, тарихи, экологик әһәмияте гаять зур булу сәбәпле, популярлаштыру һәм саклау мәсьәләләре өстенлекле булган объектлар.

2015 елда Бөтендөнья мирасы исемлегендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау конвенциясе (1972) әгъзасы булып торучы 163 илдә урнашкан 1031 объект бар иде. Шуларның 802се — мәдәни, 197се — табигый һәм 32се катнаш объект дип теркәлгән [1].

Оештыру принциплары

1972 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау конвенциясен кабул итте, конвенция 1975 елда гамәлгә керде. 2012 елның сентябренә аны конвенциядә катнашучы 190 ил ратификацияләде

Бөтендөнья мирасы комитеты, объектларга "бөтендөнья мирасы" статусын бирү өчен, ел саен сессияләр уздыра.

"Бөтендөнья мирасы объекты" статусы табигый мирас объектларына түбәндәге өстенлекләр бирә:

  • кабатланмас табигый комплексларның бөтенлегенә һәм сакланып калуына өстәмә гарантия;
  • территорияләрнең һәм алар белән идарә итүче оешмаларның абруен күтәрү;
  • исемлеккә кертелгән объектларны популярлаштырырга һәм табигый ресурслардан файдалануның башка ысулларын (беренче чиратта, экология туризмын) үстерергә ярдәм итү,
  • бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектларын саклау өчен финанслар җәлеп итүдә (беренче чиратта, Бөтендөнья мирасы фондыннан) өстенлекләр булдыру;
  • табигый объектларның саклануын күзәтеп баруны һәм тикшереп торуны оештырырга булышлык күрсәтү.

Үз территориясендә бөтендөнья мирасы объектлары урнашкан дәүләтләр аларны саклау буенча үз өстенә йөкләмәләр ала.

Төп исемлек белән бергә куркыныч астында булган бөтендөнья мирасын билгеләүче өстәмә өлеше дә бар. Аңарга төрле табигый яки кеше тарафыннан тудырылган сәбәпләр, хәрби низаглар һәм сугышлар, җир тетрәү һәм башка табигый бәла-каза, экологик пычрану, браконьерлык һәм тәртипсез рәвештә алып барылган төзелеш аркасында вакытлыча куркыныч астында калган объектлар кертелә.

Әйтик, 2007 елда гарәп ориксының резерваты ( Оман), тыюлык территориясенең кечерәйтелүе һәм ак ориксны аулауның дәвам иттерелүе сәбәпле, ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасыннан чыгарылды. 2009 елда  Эльба елгасының Дрезден шәһәре янындагы үзәне дә ( Алманиядә), культуралы әйләнә-тирә мохитне саклау зонасында автомобиль күпере төзелү аркасында, исемлектән төшеп калды.

Other Languages
Alemannisch: UNESCO-Welterbe
azərbaycanca: Ümumdünya irsi
Boarisch: UNESCO-Wödeabe
беларуская (тарашкевіца)‎: Сусьветная спадчына ЮНЭСКО
brezhoneg: Glad bedel
客家語/Hak-kâ-ngî: Sṳ-kie Vì-sán
hornjoserbsce: Swětowe herbstwo
Bahasa Indonesia: Situs Warisan Dunia UNESCO
日本語: 世界遺産
қазақша: Әлемдік мұра
한국어: 세계유산
Lëtzebuergesch: Weltierfschaft
монгол: Дэлхийн өв
Bahasa Melayu: Tapak Warisan Dunia
Plattdüütsch: List vun dat Weltarv
Nedersaksies: Wealdarfgoodlieste
Nederlands: Werelderfgoed
norsk nynorsk: Verdsarv
саха тыла: Аан дойду Утума
srpskohrvatski / српскохрватски: Svjetska baština
Simple English: World Heritage Site
српски / srpski: Светска баштина
Basa Sunda: Loka Warisan Dunya
svenska: Världsarv
Kiswahili: Urithi wa Dunia
Türkçe: Dünya Mirası
Tiếng Việt: Di sản thế giới
吴语: 世界遗产
中文: 世界遗产
粵語: 世界遺產